Автокала идарәче компаниясенә газүткәргеч өчен кисәтү бирелде

2024 елның 2 июле, сишәмбе

    Татарстанның Чаллы шәһәре торак инспекциясе Мәскәү проспектының 135нче йортында урнашкан фасад газүткәргечен карап тотуны бозу очракларын ачыклаган.

      Инспектор йортны капиталь ремонтлау барышын тикшереп чыкты һәм газүткәргечнең тиешсез хәлдә булуын ачыклады: торбада берничә коррозия участогы бар, буяу катламы кубыкланган.

      Идарәче компаниягә мәҗбүри таләпләрне бозуны тыю турында кисәтү бирелде.

                            

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International