Казанда фаҗигане булдырмый калу мөмкин булды

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

     Казанда күпфатирлы йортны ашыгыч рәвештә газдан өзделәр. Павлюхин урамындагы 99 нчы йортта техник хезмәт күрсәтү вакытында белгечләр газ чыгып тору очрагын ачыклаганнар.

     «Газжилсервис» ҖЧҖ хезмәткәрләре газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү үткәргәндә төзексезлек булуын ачыклаган. Шунда ук авария-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратканнар. Терәк үткәргеч буенча 1 подъезддагы 4 фатирны газдан өзгәннәр. Газ белән тәэмин итү торгызылган, хәзер казанлылар зәңгәр ягулыктан тыныч кына файдалана ала.

    Исегезгә төшерәбез, йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү авария хәлен булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Газ чыгып торуы чыгу аркасында бик зур фаҗига килеп чыгарга мөмкин. Бу очракта, вакытында кабул ителгән чаралар ярдәмендә, аны булдырмый калу мөмкинлеге барлыкка килгән.

    Шул ук вакытта Зеленодольск шәһәрендә Королев урамындагы 5нче йортта яшәүче хатын-кыз газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәгән. «Зеленодольскгаз» ЭҖИ вәкилләре техник хезмәт күрсәтү өчен килгән булганнар. Хатын газ плитәсен күрсәтүдән баш тарткан, бу исә гаиләсен генә түгел, ә күршеләрен дә куркыныч астына куйган. Дәүләт торак инспекторы аңа административ хокук бозу турында беркетмә төзеде, ул гражданнарга 5000 сумнан 10000 сумга кадәр административ штраф салуны күздә тота.

    Абонентлар газ җиһазларына елына бер тапкырдан артмаган ешлыкта техник хезмәт күрсәтүне үтәргә тиеш. Бу таләп РФ Хөкүмәтенең 410 нчы карарынд регламентланган. Әгәр абонент техник хезмәт күрсәтүне ике тапкырдан да ким булмаган күләмдә үткәрүдән баш тартса, тәэмин итүче газ бирүне туктатырга хокуклы.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International