Нурлат шәһәренең берьюлы өч ИК карата кисәтү бирелде

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

     Татарстанның торак инспекциясе Нурлат шәһәрендәге йортларны эксплуатацияләү һәм карап тотуны бозу очракларын ачыклады.

        Чистай районара торак инспекциясе хезмәткәрләре Нурлат районында «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән йортлар торышына мониторинг үткәрделәр. 30 ишегалдын карап чыктылар, 38 хокук бозу очрагы ачыкланды: бордюр җимерелгән, балалар мәйданчыгы чүп үләннәре белән капланган, эскәмияләр һәм кер киптергечләр ремонт таләп итә.

      «НурлатДом» ИК» ҖЧҖ, «Нурлат шәһәре нефтчесе» ҖЧҖ һәм «Экодом» ИК ҖЧҖ идарәче компанияләренә кече архитектура формаларын карап тотканда закон таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтүләр җибәрелде.

                   

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International