Хокук бозу өчен – 50 мең штраф

2024 елның 28 июне, җомга

Чаллы шәһәрендә «Жилбытком-Сервис» идарәче компаниясе Автозавод проспектындагы 59 а номерлы йортның гомуми йорт милкен карап тоту таләпләрен бозган. Хәзер штраф түләргә туры киләчәк.

 Чүп җыю камерасы яктыртылмый һәм санитар таләпләргә җавап бирми. Чүпүткәргеч һәм йөкләү клапаннары тишек һәм күгәргән. Милекчеләрнең барысын да тәртипкә китерү турындагы гаризаларына идарәче компания җавап бирмәгән.

Милекчеләрнең мөрәҗәгате буенча тикшерү кысаларында идарәче компания җитәкчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка һәм 50 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

 Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә Чаллы районара торак инспекциясе контролендә тора.

 

                  

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International