Түбән Кама районы башкарма комитетында җирле үзидарә органнары һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасына (алга таба - ТКХ ДМС) мәгълүмат кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Түбән Кама районара торак инспекциясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Надежда Козырева киңәшмәдә катнашучыларга ТКХ ДМС системасында йортларның кадастр номерлары турында мәгълүматны вакытында кертү кирәклеге турында искәртте.
«Коллегалар, бу бурычны үтәмәү сезне, вазыйфаи затлар буларак, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту өчен нигез булачак», - дип билгеләп үтте Надежда Козырева.
ТР ДТИ матбугат хезмәте