Зәйнең ТМШ идарәсе рәисе җаваплылыкка тартылды

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

     Зәй шәһәренең «Девятиэтажка» торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды.

   Торак милекчеләре ширкәтендә планлы тикшерү үткәрелде. Күпфатирлы йортларны тикшерү нәтиҗәсендә гомумйорт мөлкәтен карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозулар ачыкланды, атап әйткәндә: чүп үткәргечнең тиешле булмаган санитар хәле, баскыч ячейкаларындагы идәннәр җимерелгән, чүп үткәргеч баганаларының герметиклы булмавы, җылыту системасында өлешчә җылылык изоляциясе булмау, чүп камералары һәм подъездлар ишекләрендә буяу катламы купкан.

      Тикшерү нәтиҗәләре буенча, «Девятиэтажка» торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисенә карата беркетмә төзелде һәм күрсәтелгән хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Инспекция күрсәтмәләр үтәлешен контрольгә алды.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International