Татарстанның Торак инспекциясе 405 мең сум штраф салды

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

5 көн эчендә Татарстанның Торак инспекциясе хезмәткәрләре 405 мең сум штраф салганнар. Административ җаваплылыкка Әлмәт, Казан, Чаллы һәм Түбән Камадагы юридик затлар һәм вазыйфаи затлар җәлеп ителгән.

Автокаланың идарәче компаниясенә чирек миллион сум күләмендә иң зур штраф язылган: ул озак вакыт милекченең гаризаларын санга сукмаган һәм су баскан подвалдагы хокук бозуларны бетермәгән.

Исегезгә төшерәбез, Инспекциягә безнең сайтта интернет-кабул итү системасы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук Инспекция җитәкчелегенә һәм районара инспекцияләр башлыкларына кабул итүгә язылырга мөмкин. Кабул итү сишәмбе көннәрендә үткәрелә.   

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 Фото с сайта https://bigfoto.name/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International