Республиканың Торак инспекциясе хезмәткәрләре бер атна эчендә социаль медиадан файдаланучыларның 37 гаризасын үтәделәр. Татарстанлылар төрле җәмгыятьләрдә, шул исәптән Инспекция чатларында проблемалар турында хәбәр иттеләр. Районара торак инспекцияләре хезмәткәрләре адреслар буенча тикшерү белән чыктылар һәм хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрделәр.
Мәсәлән, Әлмәт районының Түбән Мактама ш.т.п. балалар мәйданчыгын ремонтлау, ком китерү һәм Һ.Такташ урамы буенча 1 һәм 3 йортлар адресы буенча үлән чабу турында соралган иде.
Нәтиҗә: балалар мәйданчыгы ремонтланган, үлән чабылган, ә комлык якын арада тутырылачак.
Түбән Камада кайбер йортларда кайнар су юкка чыккан. Хезмәт күрсәтүчегә кисәтүләр бирелде. Чаллыдан ишегалдында тәртип урнаштыруны һәм 56/20 йорт артына чүп савыты урнаштыруны сораганнар иде, ул үтенеч үтәлгән.
ТР ДТИ матбугат хезмәте