«Безнең ишегалды» программасы буенча хокук бозулар

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

 

  Бер атна эчендә Татарстанның Торак инспекциясе хезмәткәрләре ишегалларын эксплуатацияләгәндә 96 хокук бозу очрагын теркәделәр.

Татарстанның ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» программасы 2020 елда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшли башлады. Ул комплекслы төзекләндерүгә һәм бөтен республика буенча уңайлы һәм куркынычсыз ишегаллары булдыруга юнәлдерелгән. Аны гамәлгә ашыру барышын контрольдә тоту вәкаләтләре Инспекциягә йөкләнгән.

 Узган атнада инспекторлар 122 йортның эксплуатациясен һәм карап тотылуын тикшерделәр. Иң күп хокук бозулар Чистайда ачыкланды: 35 ишегалды тикшерелде, 38 хокук бозу очрагы ачыкланды: асфальтта тишекләр, балалар мәйданчыкларын ком белән каплау буенча искәрмәләр һ.б. бар. Түбән Камада 16 йорт тикшерелде, һәрберсендә хокук бозулар бар. Бөгелмәдә – 8 йорт һәм 20 хокук бозу очрагы теркәлде. Уңай мисал буларак Алабуганы күрсәтергә була: 40 йорт һәм 3 хокук бозу очрагы.

Идарәче компанияләргә закон таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтүләр җибәрелде. Мәгълүмат башкарма комитетларга җиткерелде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International