Киләсе ягып җылыту сезонына әзерлек кысаларында уздырыла торган тикшерүләр барышында Татарстанның Торак инспекциясе хезмәткәрләре башка характердагы закон бозуларны ачыклады: фасад газүткәргечләре фатирлар эчендә калган.
Беренче катларның хуҗалары янкормалар төзеп, фасад газүткәргече аларның фатирлары эчендә калган. Димәк, газчыларның гомуми йорт торбасын карый алу мөмкинлеге юк, ә яшәүчеләр фасад торбасын шул рәвешле камап алып, үзләрен зур куркыныч астына куялар.
Республиканың Торак инспекциясендә мондый күпфатирлы йортлар исемлеге төзелә. Аннары вәкаләтле органнарга, хокук бозуларны бетерүне таләп итеп, хатлар җибәреләчәк.
ТР ДТИ матбугат хезмәте
Фото с сайта https://balkon4life.ru/