ТКХ ДМС динамикасы турында

2024 елның 25 июне, сишәмбе

     Республиканың берьюлы 6 районы торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасына индивидуаль торак төзелеше йортларының кадастр номерларын кертү буенча вәзгыятьне төзәтте. Әйтик, Әлкидә бер ай эчендә –3016 йорт, Аксубайда 2652 йорт буенча мәгълүмат кертелгән.  Әлмәт районы элеккечә антилидер – үзгәрешләр юк. Биредә системага индивидуаль торак төзелеше буенча 27428 йортның кадастр номерын кертергә кирәк. Биектау һәм Балык Бистәсе районнарында да динамика юк.

    Республика башкаласында бер атна эчендә индивидуаль торак төзелеше буенча барлыгы 74 йорт турында мәгълүмат кертелгән (11370 йорт калган). Лениногорскида нибары – 2 (1934 йорт калган).

    Башкарма комитетлар активлыгына этәргеч бирү өчен, ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан әлеге затларга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштырмау» дигән 13.19.2 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында районнарның прокурорларына хатлар җибәрелде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International