Автошәһәрнең идарәче компаниясенә 250 000 сум штраф салынды

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Чаллы районара торак инспекциясенә Солнечный бульварындагы 4 нче йортта яшәүчедән мөрәҗәгать килде. Фатир хуҗасы «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата чаралар күрүне сорады. Хатын-кыз идарәче компаниянең гомумйорт милкен тоту буенча торак хезмәтләрен намуссыз күрсәтүенә зарлана: еш кына торбалар шартлый, нәтиҗәдә подвалны су баса, һәм  күпсанлы гаризалар булуына карамастан, идарәче компаниянең чара кылмавына зарлана – боларның барысы да Чаллы шәһәрендә яшәүче ханымны күзәтчелек органына мөрәҗәгать итәргә этәргеч ясаган.

Тикшерү кысаларында мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән дәлилләр расланды.  Идарәче компания Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча 250 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә Инспекция контролендә.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International