Торак инспекциясе 16 күпкатлы йортны капиталь ремонтлау барышында хокук бозуларны ачыклады

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

    Татарстанның Торак инспекциясе хезмәткәрләре Казан, Бөгелмә һәм Зәй шәһәрләрендә алып барылган капиталь ремонт вакытында җибәрелгән бозуларны ачыкладылар. Исемлектә 16 йорт бар: 2се – Бөгелмәдә, 3се – Зәй шәһәрендә, калганнары –  республика башкаласында.

     Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында подрядчы компанияләр куркынычсызлык техникасын бозган: хезмәткәрләрнең монтаж билбаулары һәм каскалары юк.  Ә Дементьев урамы, 28/2 адресы буенча баскычлар газ торбасына беркетелгән. Идел буе районында инспекторлар пропан баллоннарының турыдан-туры кояш нурлары астында булуын ачыкладылар. Бөгелмәдә монтаж баскычларында (леса) агач япмалар беркетелмәгән, баскычлар үзләре дә  тотрыклы түгел, подъездлар янында төзелеш чүп-чарлары җыелган. Зәйдә эш зонасын коймалап алмаганнар, ә йортның түбәсен бозып ремонтлыйлар: материалларны начар ябыштырганнар, беренче катлам – дым астында.

    Барлык ачыкланган фактлар буенча закон бозуларны тиз арада бетерү кирәклеге буенча эш заказчыларына хатлар җибәрелде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International