Кичә «Санкт-Петербург» спорт комплексында БРИКС уеннары кысаларында фехтование буенча ярышлар узды.
Беренче урыннарны Россия спортчылары алды. Рапирачылар турнирында финалда ватандашы Тимур Сафинны җиңгән Кирилл Бородачев алтын медаль яулады. Бу дисциплинада бронзаны Үзбәкстаннан Мөхәммәт Йосыф Асранов һәм Россия чемпионы Антон Бородачевның игезәк туганы алды.
«Конкуренция дәрәҗәсе яхшы. Кайбер илләрнең вәкилләре килде, аларның – үз дәрәҗәсе, безнең үз дәрәҗәбез бар, һәркемнең үсү мөмкинлеге җитәрлек. Ләкин күренеп тора, егетләрнең күзләре яна, рух көрлеге көчле, барысына да уңышлар телим. Үзем яулаган җиңүне үземә теләктәшлек белдергән һәркемгә – тренерларга, туганнарга багышлыйм, – дип уртаклашты Кирилл Бородачев. – БРИКС уеннарының масштабы бик зур, мин сокланам».
Татарстанның баш дәүләт инспекторы Александр Тыгин спортчыларны җиңүләре белән котлады һәм аларга медальләр тапшырды.
Белешмә өчен: БРИКС уеннарында бөтен дөньядан 90нан артык илдән 4000гә якын атлет катнаша. Казан һәм Мәскәүнең 17 спорт объектында 27 спорт төрендә бүләкләр уйнатыла.
https://bricskazan2024.games/ сайтындагы материаллар нигезендә ТР ДТИ матбугат хезмәте