Татарстан Торак инспекциясе адресына гражданнарның Дәүләт торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасындагы (алга таба – ТКХ ДМС) шәхси кабинетларында үз йортлары, фатирлары, бүлмәләре яки торак булмаган биналары буенча, шулай ук күпфатирлы йорт белән идарә итүне гамәлгә ашыручы оешма эшчәнлеге турында мәгълүматны карый алмауларына бәйле шикаятьләре килә.
Күпфатирлы йортта фатирларның кадастр номерын идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, торак кооперативлары һәм башка махсус кулланучылар кооперативлары урнаштырырга тиеш. Индивидуаль торак төзелешенең кадастр номерларын ТКХ ДМС системасына башкарма комитетлар кертә.
Республикада 205 меңгә якын индивидуаль торак төзелеш йортларының кадастр номерлары кертелмәгән. Әлмәт районы антилидер позицияләрен нык тота – 27,5 меңгә якын йорт системага кертелмәгән. 4 ай эчендә 132 йортның гына кадастр номерлары кертелгән. Аутсайдерлар исемлегендә шулай ук: Казан, Тукай, Чирмешән, Лаеш һәм Питрәч районнары.
Алабуга шәһәрендә милекчеләрнең хокукларын үтиләр – анда нибары 84 йорт калган, ә февральдә 4,5 меңнән артык булган. Әтнә районында да мәгълүмат белешмәләр базасына актив кертелә – 273 йорт калган, 5,1 меңнән артык йорт булган.
Әгәр объект системага кертелмәсә, милекче, мәсәлән, Дәүләт хезмәтләре кушымтасыннан тулысынча файдалана алмый һәм исәп-хисап приборлары күрсәткечләрен тапшыра алмый.
ТР Дәүләт торак инспекциясе искәртә: законның әлеге таләбен санга сукмау Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. буенча вазыйфаи затларны административ җаваплылыкка тарту өчен сәбәп булып тора.
ТР ДТИ матбугат хезмәте