Суд Татарстан Торак инспекциясе дәгъвасын өлешчә хуплады

2024 елның 21 июне, җомга

   Республиканың Торак инспекциясе, «Вахитов районы ИК» ҖЧҖ башлыгын дисквалификацияләүне таләп итеп, судка дәгъва белдерде. Нигез: компаниянең дә, вазыйфаи затның да эш сыйфатына карата шикаятьләр.

   Күпфатирлы йортларның хуҗаларыннан әлеге ИК карата шикаятьләр агымы арта гына бара: 2023 елда инспекторларга ярдәм сорап 290 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр, ә агымдагы елның 4 аенда – инде 253 тапкыр. 

     Торак белән идарә итүчеләр берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган: кисәтүләр белдерелгән, административ хокук бозу турында карарлар чыгарылган, штрафлар рәвешендә җәза билгеләнгән. 

     Фемида Татарстанның Торак инспекциясе позициясен өлешчә хуплады, ИК башлыгы үз вазыйфасында эшләвен дәвам итә. Җәза буларак аңа 50 мең сум күләмендә штраф салынды. Утырыш алдын исә Торак инспекциясенә казанлылар әлеге җитәкчегә карата чираттагы шикаять белән  килде. Милекчеләрнең берсе түбәдән күп еллар дәвамында су үтенә зарлана.

   Татарстан Торак инспекциясе, казанлылар алга таба да идарәче компаниянең эшсезлегенә зарлана калса, яңадан судка мөрәҗәгать итәчәк. Законнарны һәм гражданнарның хокукларын бозып, торак фондына хезмәт күрсәтү буенча алып барыла торган эшчәнлек туктатылырга тиеш.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

Фото с сайта http://kislovodsky.stv.sudrf.ru/modules.php?name=docum_sud

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International