Республиканың Торак инспекциясе хезмәткәрләре бер атна эчендә социаль медиадан файдаланучыларныж 20 гаризасын үтәделәр. Татарстанлылар төрле җәмгыятьләрдәге проблемалар турында хәбәр иттеләр, районара торак инспекцияләре хезмәткәрләре адреслар буенча тикшерү белән чыктылар һәм хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрделәр.
Әйтик, Әлмәт халкы йорт ишегалдындагы таганнарның һәм балалар өчен шуа торган тауның ватылуына зарланды: хәзерге вакытта балалар мәйданчыгы ремонтланган. Шулай ук крисләр, тычканнар һәм тараканнар таралуына зарландылар: дезинсекция үткәрелгән, чиратта кимерүчеләргә карата чаралар башкарылачак – якын арада дератизация планлаштырылган.
Бөгелмәлеләр су баскан подвалга зарланды: су инде бетерелгән, ә алга таба да коры булсын өчен, идарәче компаниягә кисәтү бирелде.
Алабугалылар балалар мәйданчыгында урам яктыртылмавына зарланды: ремонт эшләрен башкаруга гариза кабул ителгән, якын арада фонарьлар урнаштырылачак.
Шул ук вакытта барлык шикаятьләр дә расланмыйлар. Мәсәлән, Чаллыда балалар мәйданчыкларының тиешсез торышына (территориядә чүп савытлары булмавына, чүп-чар булуына) зарландылар. Тикшерү күрсәткәнчә, хәл канәгатьләнерлек, ә чүп савытлары урнаштырылган.
ТР ДТИ матбугат хезмәте
фото https://dzen.ru/a/YB9R5_Klbw6qo_mP