Татарстанда ягып җылытуның яңа чорына әзерлек башланды

2024 елның 18 июне, сишәмбе

   Татарстанның Торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин чираттагы ягып җылыту сезонына әзерлек буенча штаб утырышында катнашты.

   Республиканың Төзелеш министрлыгында 2024-2025 елларга ягып җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының беренче утырышы узды. Чараны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде.        Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе – торак фондының 2024/2025 елгы ягып җылыту чорына әзерлек сыйфатын контрольдә тоту. Хисаплар белән Инспекция башлыгы Александр Тыгин чыгыш ясады.

    Исегезгә төшерәбез, Татарстан Торак инспекциясе торак законнары үтәлешен контрольдә тота, торак фондын куллану һәм саклау таләпләре, капиталь ремонт фондларын формалаштыру кагыйдәләре үтәлешен күзәтә. Өстәвенә, инспекторлар оешмаларның шактый киң спектрын законлылык ягыннан да тикшерә ала.  Торак инспекциясе белән  «ВКонтакте» һәм Telegram социаль медиа аккаунтлары аша элемтәгә керергә мөмкин.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International