Казан ИК газ җиһазлары буенча бозуларга юл куярга ярамавы турында кисәтү ясалды

2024 елның 18 июне, сишәмбе

    Казан шәһәре идарәче компаниясенә газ плитәләренә хезмәт күрсәтүдә хокук бозуларны булдырмау турында кисәтү белдерелде һәм барлык җитешсезлекләрне ашыгыч рәвештә төзәтү йөкләмәсе бирелде.

    Республиканың Торак инспекциясенә Әмирхан Ениики урамындагы 3 нче йортта яшәүче мөрәҗәгать итте. Милекче «ЕДИНСТВО» ИК ҖЧҖ карата зар белдерде: торак белән идарә итүчеләр кухнялардагы иске газ плитәләрен алыштырудан баш тарта. Нигезе – ярты гасырлык тулай торак үз статусын күп фатирлы торак йортка үзгәрткән. Тик кухнялар гомуми файдалану урыны булган һәм шулай калган да. Димәк, нәкъ менә идарәче компания милекчеләрнең иминлеген тәэмин итәргә һәм эксплуатация срогы күптән тәмамланган газ плитәләрен алыштырырга тиеш.

  

   ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International