Чаллыда 8 йортта һәм Зеленодольскта 1 йортта торак инспекциясе хезмәткәрләре капиталь ремонт барышында бозуларбулуын ачыкладылар.
Зеленодольскның Мичурин урамындагы 28 нче йортта су агызу системасын ремонтлаганда кыска канализация торбасы урнаштырылган. Автокалада хокук бозулар комплексы бар: Шишкин бульварында җылыту буенча проект юк, эш сроклары бозылган, башка адреслар буенча түбә ремонтлауның технологик процессын бозу, су белән тәэмин итү торбалары изоляциясен бозу, җылыткыч плитәләрен тыгыз урнаштырмау кебек очраклар бар. М.Җәлил проспектындагы һәм П.Корчагин бульварындагы йортларда куркынычсызлык техникасын бозалар.
Барлык ачыкланган фактлар буенча закон бозуларны тиз арада бетерү кирәклеге буенча эш заказчыларына хатлар җибәрелде.
ТР ДТИ матбугат хезмәте