ИК директорына кар чыгаруга икеләтә түләү җыйган өчен штраф салынды

2024 елның 14 июне, җомга

    Татарстанның Торак инспекциясенә 2 нче Азино урамындагы 3Б номерлы йортта яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Милекчеләр алардан «карны чыгару һәм утильләштерү» хезмәте өчен законсыз рәвештә түләттерелгән дип белдерә.

    Казан инспекциясе хезмәткәре «Лето» идарәче компаниясе ҖЧҖ документларын тикшерде һәм шуны билгеләде: быел февраль аенда ике милекчегә түләүләрдә аерым юл белән әлеге хезмәт өчен түләү исәпләнгән. Әмма фатир хуҗаларының «карны чыгару һәм утильләштерү» хезмәтенә түләү расланган гомуми җыелыш беркетмәсе юк.

    Идарә килешүендә ИК карны механикалаштырылган рәвештә төяү һәм чыгару хезмәтләре өчен өстәмә түләү исәпли ала, дигән пункт бар, әмма мондый түләүнең тәртибе һәм күләме билгеләнмәгән.

    РФ ТК 158 статьясының 1 өлеше нигезендә милекчеләр үзләренең һәм гомумйорт милкен карап тоту өчен торак урынны карап тоту өчен түләү кертү юлы белән түләргә тиеш. Аның күләме гомумйорт җыелышында билгеләнә, бу очракта исә алай булмаган.

     Торак законнарын бозган өчен идарәче компания директоры 25 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Ә милекчеләргә акча кайтарылачак.

  

   ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International