Казан идарәче оешмасы директорына 2 штраф билгеләнде

2024 елның 14 июне, җомга

«Гвардия ТКХ» ИК директоры Шуртыгин урамындагы 21 нче йортта һәм П.Лумумба урамындагы 13 нче йортта гомуми йорт милкен тиешенчә тотмаган өчен ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылды.

Торак инспекциясенә торак милекчеләреннән шикаятьләр килде. Казанлылар торак хезмәтләренең начар сыйфатына зарлана: йортларга косметик ремонт кирәк, ә торакларны карап торучы хезмәткәрләр аны ясаудан баш тарткан.

  Тикшерү нәтиҗәләре буенча, директорга карата беркетмәләр төзелде, гомумйорт мөлкәтен тиешле тәртипкә китерергә һәм һәркайсы буенча 50 мең сум штраф салынды.

Башка идарәче компания, «УК Молком» ҖЧҖ башлыгына юлларны һәм балалар мәйданчыгын карап тоту өчен инспекция тарафыннан кисәтү ясалды.

Күрсәтмәләрнең үтәлеше инспекция контролендә.

Ел башыннан 77 идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәтләренең 200гә якын директоры  үз вазыйфаларын тиешенчә башкармаган өчен җаваплылыкка тартылды.

 

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International