Ш.Усманов проспектындагы 35 нче номерлы күпфатирлы йортта фатир хуҗасы берничә тапкыр «Махалля» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә су аккан тавышка һәм подвалның парлануына карата шикаять белән мөрәҗәгать итә. Идарәче компания тарафыннан чаралар күрелми, бу милекчене торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә этәрә.
Контроль-күзәтчелек чарасы барышында «Махалля» ИК ҖЧҖ тарафыннан гомумйорт милкен канәгатьләнерлек дәрәҗәдә карап тотмау дәлилләнде. Җир асты бүлмәсен су баскан.
Гомумйорт милкен карап тотуда һәм эксплуатацияләүдә җибәрелгән бозулар өлешендә «Махалля» ИК ҖЧҖ вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.