Әлмәт мәктәбендә «Цифрлы ликбез»

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

    Республика нефть башкаласының Балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә цифрлы грамоталылыкка һәм киберкуркынычсызлыкка багышланган ачык дәрес узды. Интернет киңлегендә алдакчылар хәйләсенә эләкмәү турында мәктәп укучыларына дәүләт торак инспекторы урынбасары Вәгыйз Саттаров сөйләде.

    «Цифрлы ликбез» проекты Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Цифрлы икътисад» АКО тарафыннан булдырылган, ул үсеп килүче буынга цифрлы белем нигезләрен сеңдерергә тиеш: социаль челтәрләрдә ничек аралашырга, төгәл һәм тикшерелгән мәгълүматны кайдан эзләргә кирәклегенә өйрәтүгә, кайсы сылтамаларга кагылмавын хәерле – шулар хакында белдерүгә юнәлдерелгән. 

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International