Градусны күтәрәчәкләр: Торак инспекциясе ярдәмендә су температурасын нормага җиткерәчәкләр

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Казанда яшәүче хатын-кыз торак инспекциясенә шикаять белән мөрәҗәгать итте: кайнар су җитәрлек дәрәҗәдә кайнар түгел. Әлеге хатын-кыз Краснококшайская урамындагы 84 а йортында яши. Инспектор су температурасын үлчәде. Нәтиҗә – 56 градус, бу исә нормадан түбән.

    СанПиН кагыйдәләре нигезендә, краннардан ага торган су 60 градустан да түбәнрәк һәм 75 градустан да югары булмаска тиеш. Инспектор акт төзеде һәм идарәче компаниягә хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде. Моннан тыш, бозуларга юл куючы затлар административ җаваплылыкка тартылачак.

 

 ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International