Чаллы районара торак инспекциясе җитәкчесе шәһәр администрациясендә чыгыш ясады

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында (алга таба - ТКХ ДМС) эшләү мәсьәләләре буенча хуҗалык итүче субъектлар белән узган киңәшмә кысаларында Чаллы районара торак инспекциясе җитәкчесе доклад белән чыгыш ясады. Идарәче компанияләр, җирле үзидарә органы, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар (коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләр) тарафыннан ТКХ ДМС системасында торак законнарында урнаштырылуы мәҗбүри булган мәгълүматны урнаштыру тәртибе һәм вакыты турында билгеләнде. Җыелганнар өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 13.19.2 статьясындагы 2 өлешендә каралган мәгълүматны урнаштырмаган өчен административ җаваплылык турында искәртеп үтелде.

Вәкаләтле затлар тарафыннан мәгълүматны ачуны анализлау шуны күрсәтә: ТКХ ДМС системасына күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы беркетмәләрен кертмәү; йортның энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча чаралар урнаштырылмаган;  торак фонды объектларының һәм андагы биналарның кадастр номерлары турында мәгълүмат тулы күләмдә урнаштырылмаган;  күпфатирлы йортлар турында мәгълүмат күләме, аларның файдалануга тапшырылган характеристикалары турында мәгълүмат тулы күләмдә урнаштырылмаган; күпфатирлы йортны авария хәлендә дип тану турында мәгълүмат, тулай торак буларак кулланыла торган күпфатирлы йорт (торак йорт) турында мәгълүмат юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International