Капиталь ремонт хисабына – агымдагысын

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

     «Зима» ИК оешмасына 2 млн.сумга якын акчаны Фәнни шәһәрчекнең 4нче йортында яшәүчеләрнең капиталь ремонт кертемнәре саклана торган счетка кайтарырга туры киләчәк. Һәр милекче йортны алга таба капиталь ремонтлау өчен гомуми казнага түләүләр кертә.

      Биеклек биналарда чыгымнарның бер статьясы – лифтларны алыштыру. Күтәргечнең бәясе – ким дигәндә 3,6 млн.сум. Бер ел эчендә бу йортның хуҗалары тарафыннан 350 мең сумга якын акча җыела. Димәк, 1 лифт өчен 10 елдан артык акча җыярга кирәк.   Әмма йорт хуҗалары акчаны махсус исәп счеттан күпкә иртәрәк сарыф итә башлаганнар.

     Торак инспекциясенә әлеге йортта яшәүче хатын-кыз чаралар күрүне сорап мөрәҗәгать итте.   Инспекторлар тикшерүе акчаларны законсыз куллану фактын раслады. Идарәче компаниягә акчаларны тулы күләмдә кайтарырга дигән күрсәтмә бирелде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International