Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында өч күпфатирлы йортта Татарстан Торак инспекциясе таләбе буенча подъездлар ремонтлана.
Казанлылар подъездларны ремонтлауны сорап, идарәче компаниягә берничә тапкыр мөрәҗәгать итә, ләкин аларның гозере кире кагыла. Торак милекчеләре республиканың Торак инспекциясенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Мәсәлән, Челюскин урамындагы 4/13 йортта яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгатьтә подъездда чирек гасыр дәвамында ремонт булмавына күрсәткән иде. Ул стеналардан штукатурка сибелүенә зарланды. Лукин урамы буенча 1 нче корпусның 11 нче йортында һәм Индустриаль урамы буенча 9 нчы йортта да шундый ук хәл.
Инспекция тикшерүе раслаганча, стеналар, чыннан да, коела. «Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалык идарәсе» ҖЧҖ адресына хокук бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Барлык йортларның подъездларында ремонт үткәрелә.
ТР ДТИ матбугат хезмәте