Чаллыда һәм Әлмәттә йортларны ремонтлауда хокук бозулар ачыкланды

2024 елның 7 июне, җомга

   Татарстан Торак инспекциясе хезмәткәрләре бер атна эчендә автокаланың һәм нефть башкаласының 6 йортында капиталь ремонт барышындагы бозулар булуын ачыклады. Чаллы шәһәрендә – ике йортта, калганнары – Әлмәттә.

    Сарман урамындагы 22нче йорт янында вакыт узу белән җылыткыч җимерелергә мөмкин – подрядчы җылылык изоляциясен ныгыту өчен дубельләрне экономияләгән. Инспекторлар билгеләгәнчә, җылыткыч табагына дубельләр җитәрлек түгел. Бу исә технологик процессны бозу булып тора.  Чәчәкле бульвар урамының 1нче йортын ремонтлаганда санитар нормаларны бозып, төзелеш чүп-чарларын подъездлар янында ук җыеп куйганнар.

   Әлмәттә подрядчылар куркынычсызлык техникасын боза: Гафиятуллин урамындагы 13нче йортта һәм Шевченко урамындагы 80нче йортта төзелеш баскычлары тотрыклы түгел, Больничная урамындагы 6 нчы йортта эшчеләр каска кимиләр һәм иминият билбауларын кулланмыйлар.

  Барлык ачыкланган фактлар буенча закон бозуларны тиз арада бетерү кирәклеге буенча эш заказчыларына хатлар җибәрелде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International