Республиканың Торак инспекциясе башкаланың Вахитов районы идарәче компаниясе башлыгын дисквалификацияләүгә ирешергә тели. «Вахитов районы ИК» ҖЧҖ җитәкчесенә карата 2023 елда торак милекчеләренең 290 шикаяте килгән, ә агымдагы елда инде 253 шикаять алынган.
7 июньдә Казанның Вахитов районы судында «Вахитов районы ИК» ҖЧҖ җитәкчесенә карата административ эшне карау буенча утырыш узачак. Юридик зат берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган: 2023 елда 2 кисәтү ясалган һәм 225 мең сумлык штраф билгеләп, 7 карар чыгарылган, 2024 елда 25 мең сум күләмендә штраф билгеләп, административ хокук бозу турында 1 карар чыгарылган. Мәсәлән, Дачная урамындагы 7 нче йортта РФ Хөкүмәтенең 13.08.2006 ел, №491 карарын берьюлы берничә тапкыр бозу очрагы ачыкланган: подъездга керү урынында саравычның гидроизоляциясе бозылган, йортның отмосткасы утырган, подвалга төшү люгы төзек түгел һ.б.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе әлеге идарәче компания җитәкчесен дисквалификацияләүгә ирешү нияте белән судка мөрәҗәгать итте. Законнарны һәм гражданнарның хокукларын бозып, торак фондына хезмәт күрсәтү буенча алып барыла торган эшчәнлек туктатылырга тиеш.