29.05.2024 ел, №116-ФЗ федераль закон белән Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.23 статьясына үзгәрешләр кертелде.
Статья халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүнең норматив дәрәҗәсен яки режимын бозган өчен ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның җаваплылыгын күздә тоткан норма белән тулыландырылган:
- ресурслар белән тәэмин итүче оешманың вазыйфаи затына кисәтү яки 5 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф билгеләячәкләр, юридик зат яки шәхси эшкуарга карата 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф салачаклар. Акча санкциясе урынына кисәтү чыгарырга мөмкин;
- шул ук җитешсезлекне кабат эшләгән өчен вазыйфаи зат – 10 меңнән 30 мең сумга кадәр, ә юридик зат яки шәхси эшкуар 50 меңнән 100 мең сумга кадәр түләячәк.
Элек беренчел бозу өчен вазыйфаи затка яки шәхси эшкуарга 500-1000 сум, ә компанияләргә 5 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф билгеләнгән иде, кабат җибәрелгән җитешсезлек өчен җаваплылык юк иде.
Үзгәрешләр 2024 елның 9 июненнән гамәлгә керәчәк.