Идарәче оешма директоры гомумйорт милкен тиешенчә карап тотмаган өчен административ җаваплылыкка тартылды

2024 елның 14 мае, сишәмбе

«Иске Зәй» торак милекчеләре ширкәте җитәкчесен торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарттылар.

   Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Зәй шәһәренең Макаров урамындагы 7а номерлы йортта яшәүченең торак хезмәтләрен тиешенчә күрсәтмәүгә кагылышлы мөрәҗәгате каралды, атап әйткәндә: гомуми файдалану урыннары тиешенчә җыештырылмый, подъездларда тузан, пәрәвезләр бар, стеналарның буяу катламы урыны-урыны белән купкан, панельара җөйләр герметиклы түгел, офис ишекләрендә эш режимы, гражданнарны шәхсән кабул итү сәгатьләре турында мәгълүмат юк. Мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар расланды.       

     Тикшерү нәтиҗәләре буенча, «Иске Зәй» торак милекчеләре ширкәте идарәчесенә карата беркетмә төзелде һәм күрсәтелгән хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмә үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International