«Выбор» торак милекчеләре ширкәте вазыйфаи заты йорт яны территориясен тоту кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Алабуга районара торак инспекциясе тарафыннан Алабуга шәһәренең Таҗи Гыйззәт урамындагы 4 нче номерлы күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең йорт яны территориясен тиешенчә тотмау турындагы мөрәҗәгате каралды, атап әйткәндә: йорт яны территориясеннән зур габаритлы һәм көнкүреш чүп-чарларын җыештырылмый.

Инспекция визиты кысаларында үткәрелгән күчмә тикшерү гариза бирүченең мөрәҗәгатендә әйтелгән фактларны раслады. 

Тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган бозулар буенча, «Выбор»  торак милекчеләре ширкәте вазыйфаи заты, административ штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Гомумйорт милкен тоту кагыйдәләрен бозу» дигән 7.22 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Алабуга районара торак инспекциясенең «Выбор» ТМШ карата бирелгән күрсәтмәсе үтәлгән, бозу бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International