Чаллы торак инспекциясенә мөрәҗәгать килде, анда түбәдән су үтеп, фатирны су басуга китергән факт турында әйтелә. Мәскәү проспектындагы 67/17 йортта фатир хуҗасы 2 ел дәвамында «Электротехников» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә кар эреп, атмосфера явым-төшемнәре вакытында фатирның түбәсе аша су үтүенә карата берничә тапкыр шикаятьләр биргән.
Шундый ук хокук бозу Академик Королев урамындагы 62/08 йортта да булган.
Идарәче компания тарафыннан түбәдән су үтү буенча тикшерү актлары төзелгән, бозуларны бетерү срогы куелган, гариза бирүче фатиры өстендә түбә кардан чистартылган, әмма түбәдән су үтүне вакытында булдырмый калу буенча чаралар күрелмәгән.
Гомумйорт милкен карап тотуда һәм эксплуатацияләүдә җибәрелгән бозулар өчен «Электротехников» ҖЧҖ җитәкчесе, штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Һәр бозу очрагы өчен хәзер 25 мең сум түләргә кирәк.
Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә Инспекция контролендә.