Апрель аенда Россиядә милекче көне башлана

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Һәр ел саен Россиядә икенче кварталда күпфатирлы йортлар милекчеләренең гомуми җыелышлары уза. Җыелышка төрле сораулар чыгарыла, шул исәптән күпчелек идарәче оешмалар милекчеләргә беренче квартал ахырына кадәр бирергә тиеш булган йорт белән идарә итү турындагы хисапны карау өлешендә дә.

2024 елның 13 апреленнән 13 июньгә кадәр Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә Милекче көне проекты үткәрелә. Бу чорда идарәче оешма-катнашучылар ТКХ ДМС кулланып, читтән торып тавыш бирү рәвешендә милекчеләрнең гомумйорт җыелышларын үткәрәчәкләр. Милекчеләр көн тәртибе белән таныша, материалларны өйрәнә һәм Госуслуги.Дом  кушымтасында яисә ТКХ ДМС шәхси кабинетында уңайлы вакытта тавыш бирә ала. Проектны Россия Төзелеш министрлыгы һәм Россия Цифр министрлыгы ярдәме белән «Мәгълүмат системасы операторы» АҖ үткәрә.

Идарәче оешмалар Милекче көне кысаларында электрон тавыш бирү үткәргән йортлардагы фатир хуҗалары Дәүләт хезмәтләре порталыннан хат алачак. Шулай итеп, алар тавыш бирүне игътибардан читтә калдырмаячак һәм, әлегә моны эшләмәгән булсалар, Госуслуги.Дом кушымтасын йөкли алачак. Кушымтаны йөкләп алгач, тавыш бирү уза торган йортның хуҗасы көн тәртибе һәм кушымта материаллары белән таныша алачак, ә җыелыш уздырылган көннәрдә сайланган карар өчен тавыш бирә алачак. Җыелышны үткәрү вакыты 7 көннән 60 көнгә кадәр булырга мөмкин. Система тавышларны автомат рәвештә анда урнаштырылган милекчеләр һәм биналар мәйданы турындагы мәгълүматлар нигезендә санаячак. Кулланучы тавыш бирү нәтиҗәләрен Госуслуги.Дом кушымтасында яисә ТКХ ДМС шәхси кабинетында күрә алачак. Ә үткән җыелыш нәтиҗәләре буенча беркетмәләр шулай ук милекчеләргә Дәүләт хезмәтләре порталыннан хат рәвешендә киләчәк.

Милекчеләр тавыш бирә ала торган  Госуслуги.Дом кушымтасы йорт ТКХ ДМС системасы («ГИС ЖКХ») базасында төзелгән. Кушымтаны RuStore, AppStore, Google Play һәм AppGallery аша алырга була.

Татарстан Республикасында «Локоло» торак мәсьәләләрен хәл итү сервисы үз эшен актив дәвам итә, анда 2023 елда күпфатирлы йортлар хуҗаларының 1,5 мең җыелышы узган. Кушымта аша республикада яшәүче күршеләр һәм идарәче компания (УК) белән аралаша, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кирәкле хезмәтләр ала, яшәүчеләрнең онлайн-җыелышларында катнаша, хезмәтләрне үзмәшгуль буларак алга сөрә ала. 2023 елдан «Локоло» бакчачылык хуҗалыклары өчен дә кулланыла. Кушымтаны әлеге сылтамалар аша алып була: Google play, Apple Store.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International