Инспекция Зеленодольск шәһәре, Заикин урамындагы 2 нче корпуста 14 номерлы йортта яшәүченең мөрәҗәгатен караганда «Энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 23.11.2009 ел, № 261 федераль закон таләпләрен бозу очракларын ачыклады, атап әйткәндә: бу йортны җиһазландырган салкын һәм кайнар суны исәпкә алуның гомумйорт приборлары төзексез һәм файдалануга тапшырылмаган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче оешма директоры 5000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.