«Нефтяник» ИК ҖЧҖ директоры йорт территориясендәге кар җыештырмаган өчен административ җаваплылыкка тартылды

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Бөгелмә районара торак инспекциясенә Бөгелмә шәһәренең Радищев урамындагы 22 нче күпфатирлы йортның йорт яны территориясен кышкы-язгы чорда  канәгатьләнерлек дәрәҗәдә карап тотмау турында мөрәҗәгать килде. 

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, «Нефтяник» ИК ҖЧҖ  тарафыннан РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.2003 ел, №170 карары белән расланган Торак фондын техник файдалану кагыйдәләре һәм нормаларының 4.2.1.6, 4.2.1.5, 4.2.3.1 пунктларын бозып, кыш-язгы чорда Бөгелмә шәһәренең Радищев урамындагы 22нче номерлы күпфатирлы йортны файдалану тиешенчә гамәлгә ашырылмаган.   

Тикшерү нәтиҗәләре буенча вазыйфаи зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Идарәче оешмага күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International