Бөгелмә районара торак инспекциясенә Бөгелмә шәһәре Ленин урамы 4нче йорт адресы буенча яшәүче милекченең йорт түбәсеннән су үтүгә бәйле мөрәҗәгате килеп иреште.
Фатир түшәмендә һәм стеналарында визуаль тикшерү вакытында түбәнең төзек булмавы аркасында су үтү эзләре ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча директор административ җаваплылыкка тартылды. Идарәче оешмага карата инспекция тарафыннан күрсәтмә бирелде.