Үзәк инспекторлык бүлеге тарафыннан Зеленодольск шәһәренең Карл Маркс урамындагы 62а номерлы йортта яшәүченең торак биналарның нормадан тыш һава температурасы һәм фатирның стенасы туңу турындагы мөрәҗәгате каралды.
Әлеге адрес буенча урынга чыгуны оештырып, инспекторлар «Жилкомплекс» ИК» ҖЧҖ һәм анда яшәүчеләр белән берлектә инспекцион тикшерү үткәрделәр һәм торак урыннарда һава температурасының норматив параметрларга туры килмәвен (почмак бүлмәсе +19,8 оС), шулай ук җылылык белән тәэмин итү системасының җылыту приборларының тигезсез җылынуын ачыкладылар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, оешманың йорт идарәчесе директорына карата беркетмә төзелде, идарәче оешма директоры 25000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Йортта яшәүчегә җылыту буенча коммуналь хезмәт күрсәтүнең сыйфатсыз булуы сәбәпле, түләүләр яңартып исәпләнгән.