Алабугада баш инженерны краннан кайнар су урынына җылы су аккан өчен административ җаваплылыкка тарттылар

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Алабуга районара торак инспекциясе тарафыннан Алабуга шәһәре, Тынычлык проспекты урамындагы 50 нче күпфатирлы йортта яшәүченең кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне тиешенчә күрсәтмәү, атап әйткәндә, фатирда кайнар су температурасы түбән булуы турында мөрәҗәгате каралды.

Инспекция визиты кысаларында үткәрелгән күчмә тикшерү гариза бирүченең мөрәҗәгатендә әйтелгән фактларны раслады.

Тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган хокук бозулар буенча, «Домуправ-3» ИК ҖЧҖнең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу» 7.23 статьясы буенча административ штраф салып, административ җаваплылыкка тартылды.

Алабуга районара торак инспекциясенең «Домуправ-3» ИК ҖЧҖгә карата бирелгән күрсәтмәсе үтәлгән, бозу бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International