Күпфатирлы йортларда «наливайка»ларны тыю турында закон имзаланган

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

2024 елның 1 апреленнән Россия Федерациясе субъектлары түбәндәгеләрне хокуклы:

  • рестораннар, барлар, кафелар, буфетлар, шул исәптән күпфатирлы йортларда һәм (яки) аларга якын территорияләрдә урнашкан гомуми туклану объектларында гына гомуми туклану хезмәтләрен күрсәткәндә сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, бал суын ваклап сатуны гамәлгә ашыру турындагы таләпне билгеләргә;
  • күпфатирлы йортларда һәм (яки) аларга якын территорияләрдә урнашкан гомуми туклану объектларында (рестораннардан тыш), Россия Федерациясе субъектлары законнары белән билгеләнгән нигезләрдә, шартларда (гомуми туклану объектлары урнашкан урыннарны да кертеп) һәм тәртиптә гомуми туклану хезмәтләрен күрсәткәндә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне билгеләргә.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе субъектлары күпфатирлы йортларда һәм (яки) алар янындагы гомуми туклану объектлары өчен, аерым алганда, хезмәт күрсәтү залы мәйданына таләпләр арттырылган һәм хәтта алкоголь сатуны тыю турында таләпләр билгеләргә хокуклы. Бу мөмкинлекләр шулай ук калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International