Россия Чаңгы Юлы-2024

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

2024 елның 10 февралендә Түбән Кама шәһәрендә «Россия чаңгы юлы - 2024» традицион акциясе узды. Чаңгы узышында йөзләгән шәһәр кешесе катнашты. «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы территориясендә узган массакүләм ярышларда Түбән Кама районара торак инспекциясе хезмәткәрләре дә читтә калмады.
Бу бәйрәм кышкы иң зур спорт чараларының берсе булып тора һәм Россиядә дә, Татарстан Республикасында да инде 40 елдан артык үткәрелә.
Барлык катнашучылар да шәп кәеф, рух күтәренкелеге алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International