2023 елның 19 февраленнән 26 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең төбәк дәүләт торак контроле (күзәтчелеге) өлкәсендә 2023 ел өчен хокук куллану практикасын гомумиләштерү нәтиҗәләре турында доклад проекты буенча ачык фикер алышу үткәрелә (алга таба – доклад проекты).
Доклад проекты «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 47 статьясы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Төбәк дәүләт торак контроле (күзәтчелеге) турында нигезләмә раслау хакында» 2021 елның 30 сентябрендәге 936 номерлы карарының 20 пункты нигезендә әзерләнгән һәм ТР ДТИ сайтында «Төбәк дәүләт торак контроле (күзәтчелеге)» бүлегенең «Мәҗбүри таләпләрне бозуны профилактикалау» өлешендә «Дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыруның хокук куллану практикасын гомумиләштерү» бүлегендә урын алган.
Доклад проекты буенча тәкъдимнәр электрон адреска кабул ителә: tatgi@tatar.ru.