Һәркемгә дә – 2024 Татарстан чаңгы юлына!

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

10 февральдә Бөгелмәдә «Татарстан чаңгы юлы – 2024» массакүләм чаңгы ярышы старт алды.  Тизлек һәм вакытка яңа рекордлар куйганчы, бөгелмәлеләр ярышларны ачу тантанасында катнашты.

        Өч меңнән артык кеше массакүләм чаңгы ярышын ачу тантанасына җыелды. Монда мәктәп укучылары, студентлар һәм өлкән яшьтәге спорт сөючеләр арасында гаммәви ярышлар узды.

Биш чакрымлы арага барлык теләүчеләр дә чыкты.   «Татарстан чаңгы юлы – 2024» массакүләм чаңгы ярышында Бөгелмә районара торак инспекциясе хезмәткәрләре дә актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International