Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең хокук идарәсе юридик бүлеге (алга таба – ТР ДТИ, Инспекция) гражданнарга Инспекция компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүе турнда искәртә.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү вакыты: пәнҗешәмбе 14.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Большая Красная урамы, 15/9 йорт.
Телефон буенча алдан язылу кирәк: 8 (843) 590-16-07.
Исегезгә төшерәбез, түләүсез юридик ярдәм «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» 21.11.2011 № 324-ФЗ федераль законның 20 ст. каралган гражданнарның билгеле бер категорияләренә күрсәтелә (I һәм II төркем инвалидлар; Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Федерациясе Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары; махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары һ.б. затлар).
Түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә, үзең белән гражданинның шәхесен раслаучы паспорт яки башка документ; түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия булган гражданнарның бер категориясенә кертүне раслаучы документ булырга тиеш.
Түләүсез юридик ярдәм гражданинның гаризасы нигезендә күрсәтелә