«Бөтен Россия старт ала! Татарстан старт ала!» девизы белән 2024 елның 10 февралендә Чаллы шәһәрендә «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы һәм «Татарстан чаңгы юлы – 2024» республика массакүләм ярышлары узды, анда Чаллы районара торак инспекциясе хезмәткәрләре дә катнашты.
Чара бәйрәм атмосферасында узды. Бу көнне ярышларга теләгән һәркем кушыла алды. Бердәнбер чикләү – сәламәтлек торышы. Спорт чарасында катнашучылар яңа хисләр генә түгел, призлар да алдылар.