Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан профилактика чаралары уздырыла, алар кышкы чорда күпфатирлы йортларның йорт яны территориясен карап тоту һәм эксплуатацияләү өлешендә контрольне көчәйтү кирәклеге турында кисәтүләр бирүгә юнәлдерелгән. Идарәче компанияләр йорт яны территориясен системалы рәвештә карап чыгарга һәм кардан, боздан чистартырга, КФЙ түбәләрендә боз сөңгеләре барлыкка килүенә юл куймаска, кышкы чорда җыештыру эшенең норматив срокларын үтәп, нормадаш тыш тайгаклык, колеялылык, кар туплануга юл куймаска тиешләр.
2024 елның гыйнварында Чаллы шәһәренең идарәче компанияләре адресына кышкы чорда йорт яны территориясен чистартуга куелган мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 27 кисәтү җибәрелде.
Шулай ук «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ, «Электротехниклар» ИК ҖЧҖ идарәче компанияләренә карата мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре буенча административ йогынты чаралары күрелде. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында 5 (биш) эш каралды һәм кышкы чорда йорт яны территориясен карап тоту өлешендә лицензия таләпләрен бозып, күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырган өчен административ җаваплылыкка тарту буенча чаралар күрелде.
Административ эшләрне карау нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ штрафларның гомуми суммасы 750 000 сум тәшкил итә