2023 елда Алабуга районара торак инспекциясенә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 6.24 ст. буенча 44 административ эш буенча материаллар җибәрелде (аерым территорияләрдә, биналарда һәм объектларда, аерым алганда, күпфатирлы йортлар подъездларында тәмәке тартуны, никотинлы продукция куллануны яки кальян куллануны федераль закон нигезендә тыюны бозу). Барлык административ эшләр каралды, алар буенча административ җаваплылыкка тарту турында карарлар чыгарылды.
Алабуга районара торак инспекциясе хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе территориясендә җәмәгать урыннарында тәмәке продукциясен куллануны җайга салучы төп норматив-хокукый акт – «Гражданнарның сәламәтлеген тирә-юньдәге тәмәке төтененнән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында» 23.02.2013 ел, №15 федераль закон.
Тәмәке тарту барлык җәмәгать урыннарында: җәмәгать транспортында, тукталышларда, яшьләр һәм балалар учреждениеләре территорияләрендә, подъездларда, шулай ук кешеләр эшләгән, яшәгән яки ял иткән урыннарда тыела.
Закон таләпләрен бозган өчен 500 сумнан 1500 сумга кадәр штраф рәвешендә административ җәза каралган (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 6.24 ст. 1 өлеше). Балалар мәйданчыкларында тәмәке тартучылар өчен 2000 сумнан 3000 сумга кадәр катырак җәза каралган (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 6.24 ст. 2 өлеше).