«Танайка» ИО, «Жилкомфортсервис» ҖЧҖ ИК, «Домуправ-3» ИК ҖЧҖ карата Алабуга шәһәр прокуратурасы тарафыннан тротуарларны, ишегалды территорияләрен һәм хезмәт күрсәтелә торган күпфатирлы торак йортларга илтә торган юлларны боздан һәм кардан вакытында чистарту-чистартмау буенча тикшерүләр үткәрелде. Административ хокук бозулар турындагы эш материаллары Алабуга районара торак инспекциясенә карау өчен җибәрелде. «Танайка» ИО, «Жилкомфортсервис» ҖЧҖ ИК, «Домуправ-3» ИК ҖЧҖ карата кылынган административ хокук бозулар турында материалларны карап чыгу нәтиҗәсендә әлеге идарәче оешмалар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру» 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча хокук бозуда гаепле дип танылды һәм административ җәзага тартылды.