Кышкы чор башыннан бирле Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан профилактика чаралары үткәрелде һәм кышкы чорда йорт яны территориясен тиешенчә тоту һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү максатыннан Чаллы шәһәре идарәче компанияләренә 45 мәгълүмати хат җибәрелде.
Шулай ук профилактика чараларының берсе булып кышкы чорда күпфатирлы йортларның йорт яны территориясен карап тоту һәм эксплуатацияләү өлешендә контрольне көчәйтү кирәклеге турында кисәтүләр юнәлтү дә тора. Идарәче компанияләр йорт яны территориясен системалы рәвештә карап чыгарга һәм кардан, боздан чистартырга, КФЙ түбәләрендә боз сөңгеләре барлыкка килүенә юл куймаска, кышкы чорда җыештыру эшенең норматив срокларын үтәп, нормадаш тыш тайгаклык, колеялылык, кар туплануга юл куймаска тиешләр. 2023 елның декабреннән 2024 елның гыйнварына кадәр Чаллы шәһәре идарәче компанияләре адресына 19 кисәтү җибәрелде.
Мөрәҗәгатьләрне карау йомгаклары буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды һәм күп фатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашырган өчен «Махалля» ИК ҖЧҖ, «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ, «Автозаводский» ИК ҖЧҖ, «ПроДом» ИК ҖЧҖ, «Электротехников» ИК ҖЧҖ идарәче компанияләрен административ җаваплылыкка тарту чаралары күрелде